Пасхага кулич өчен коелмый торган алты төрле глазурь
Бүгенге көндә глазурьның күп төрле вариантлары бар: классик шикәрледән һава маршмеллоусына кадәр.
1. Йомырка агы белән – иң таралган ысул
Кирәк була: 1 йомырка агы;
150-180 грамм шикәр пудрасы;
1 чәй калагы лимон согы
Барысын бергә куе масса хасил булганчы болгатып, җылы кулич өстенә ягарга.
2. Желатинда-ябышмый да, ватылмый да торган глазурь
Бик матур шапочка хасил була.
Кирәк: 1 чәй калагы желатин;
6 чәй калагы су;
150 г шикәр пудрасы.
Миксер белән яхшылап болгатырга һәм куличлар өстенә сөртергә.
3. Шоколадлы
Ялтыравык һәм нәфис була
Кирәк була: 100 г сөтле шоколад
2-3 аш кашыгы сливки
Барысын бергә газда болгатып торып эретергә, бераз суытып шулай ук куличлар өстенә ягарга.
4. Маршмеллоудан гадәти булмаган һәм йомшак глазурь
Балалар аны бик яраталар.
Кирәк була: 100 г маршмеллоу
2 аш кашыгы лимон согы
1 аш кашыгы атланмай
100 г шикәр пудрасы
Барысын бергә газда эретергә, болгатырга һәм шунда ук кулланырга киңәш ителә.
5. Шикәрле
Вакыт булмаганда бик тиз ясала
200 г шикәр пудрасы
3-4 аш кашыгы кайнар су
1 аш кашыгы лимон согы
Куе, сузылучан масса хасил булганчы болгатырга һәм кулланырга.
6. Ялтыравык глазурь (йомыркасыз, пешермичә)
Кирәк була: 30 г атланмай
300 г шикәр пудрасы
50 г сливки
чеметеп кенә ванилин.
Сотейникка 50 мл сливки, 30 гр атланмай салып плитәдә җылытабыз, май белән сливки бер катнашмага әйләнгәнче, әмма кайнатып чыгарырга кирәкми.
Акрынлап шикәр пудрасы һәм ванилин өстибез. Барлыкка килгән катнашманы миксер белән болгатабыз. Май өстәү идеаль пластиклыкка һәм ялтыравыкка ирешергә мөмкинлек бирәчәк.
Глазурь суынганчы кем ничек тели шулай бизәргә мөмкин. Глазурьны алдан ясарга киңәш ителми, ул тиз ката һәм кискәндә ватылмый.
Барысы да идеаль булсын өчен:
– глазурьны суынган куличка (ә шоколадлысын – бераз җылымса куличка ягарга кирәк)
– артык калын катлам ясамаска.
Соңыннан куличларны кем ничек тели, шулай бизи ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев