Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Ашыгыз тәмле булсын!

Пакеттагы тозлы кыярлар

Кыяры кетердәп тора, тозлыгы тәмле, тиз әзер була!

Кирәк булачак:

• Кыяр — 5–6 данә

• 1 баш яшь сарымсак

• Яшелчәләр: укроп, петрушка, кинза, карлыган һәм керән яфраклары

• Тоз — 1 аш кашыгы

• Шикәр — 1 чәй кашыгы

• Төелгән кара борыч

Ничек әзерләргә:

1. Кыярларны теләгәнчә турыйбыз һәм тыгыз пакетка салабыз.

2. Яшелчәләрне һәм сарымсакны вак итеп турыйбыз һәм кыярларга өстибез.

3. Тоз, шикәр һәм борыч салабыз.

4. Пакетны бәйлибез һәм куллар белән болгап, тәмләткечләр таралсын өчен эчендәгеләрне яхшылап болгатабыз,.

5. Суыткычта 2 сәгатькә калдырабыз (әгәр дә сез сусылрак яратсагыз, озаграк та тотарга мөмкин).

Рецептны саклагыз, югалтмас өчен!

Рецепт Ләйлә Мостафинадан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев