Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ашыгыз тәмле булсын!

Олы көнгә кулич пешерәбез

.

Кирәк: камыр өчен 1әр стакан сөт, су, 6 йомырка, 10 грамм коры чүпрә, 200 грамм сыер мае, ярты стакан шикәр комы, 1 стакан йөзем, он, ванилин, чама белән тоз; глазурь өчен 2 йомырка агы, шикәр комы.

Эш тәртибе

Сөтле суда коры чүпрәне җебетеп, шикәр комы салып, шуны 5-6 кашык он белән туглап, бераз кабартырга куярга кирәк. Кабаргач, тоз, ванилин өстәп, сыер мае һәм алты йомырканың икесенең агын алып калып, массага аерым-аерым кушып, болгатырга. Аннан соң, он кушып камыр ясарга. Камыр куергач, йөзем кушасы. Барысын бергә тыгыз итеп басасы. Тыгыз итеп басылган камыр озак күтәрелә. Чуенның яки кулич формасының 1/3 өлеше итеп камырны салабыз. Массаны, чуенның кырыена кадәр кабарып менгәч, 180 градуслык итеп җылытылган духовкага куясы. Кулич, зур булганлыктан, бер сәгать пешә.
Шикәр комы һәм ике йомырка агын блендер белән болгатып, глазурь ясап, суынган кулич өстенә ягасы. Кондитер посыпкалары белән бизәргә була.

Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев