Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Ашыгыз тәмле булсын!

Өй шартларында пешерелә торган лагман рецепты

Ашларыгыз тәмле булсын!

Ингредиентлар:

  • суган-1 данә.
  • кишер-2-3 данә.
  • болгар борычы-1 данә.
  • үсемлек мае - 4 аш калагы.
  • сарык ите белән сыер ите-700 г
  • помидор- 3-4 данә.
  • су — 2-2,5 стакан.
  • тоз, шикәр комы, тәменчә кара борыч. 
  • бәрәңге-4-5 данә.
  • лавр яфрагы-2 данә.
  • базилик, укроп, петрушка, кинза-2шәр ботак (яки лагман өчен дигән тәмләткечләр) 
  • яшел суган, укроп әзрәк.
  • лагман токмачы-400 г. 

Әзерләү:
Яшелчәләрне — суган, борыч һәм кишерне чистартырга, озынча итеп турарга.
Калын төпле казанга май салырга һәм ныгытып җылытырга, ике минуттан суганны салып, алтынсу төскә кергәнче кыздырырга.
Кишер һәм борыч өстәргә, уртача утта йомшарганчы, гел болгатып торып пешерергә.
Итне 2 см калынлыктагы кисәкләргә кисәргә, казанга салырга һәм ит кызара башлаганчы кыздырырга.
Шул массага помидор өстәргә, барысын бергә 5 минут төнәтеп пешерергә.
Су, тоз, шикәр комы, кара борыч өстәп, 15 минут сүрән утта томалап пешерергә. Аннары шакмаклап туралган бәрәңге өстәргә.
Бәрәңге пешү белән, лавр яфрагы һәм вакланган яшелчә өстәргә. Газны сүндереп 5-10 минутка калдырырга.

Токмачны аерым кәстрүлдә кайнап торган суга салып, 10 минут пешерергә. Токмачны тәлинкәләргә салып, өстенә әзер яшелчәле, итле массаны салырга. Ашларыгыз тәмле булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев