Медовый торт рецепты тәкъдим итәбез
.
Йомырка – 2 данә.
Атланмай — 100 г.
Шикәр комы – 350 г.
Он – 500 г.
Бал — 115 г.
Сода – 1 ч. л.
Каймак (20-25 % майлылыктагы) – 500 г.
Шикәр пудрасы – 100 г. (яки 200 г шикәр комы)
Ванилин – 1 ч. к
2 йомыркага 150 г шикәр комы өстәгез. Бертөрле масса барлыкка килгәнче болгатыгыз.
Аннары бал һәм атланмай салып, су мунчасына (“паровая баня”) куеп, май һәм шикәр комы эреп беткәнче яхшылап болгатып торырга. Шуңа сода салып масса күбекләнә һәм күләме дә арта башлаганчы тиз-тиз болгатырга кирәк.
Катнашманы уттан алыгыз, бераз суынгач, он салып әйбәтләп камыр хасил булганчы бутагыз. Камыр йомшак һәм чама белән ябышучан булырга тиеш. Онны артык күп салмаска, алайса коржлар каты була һәм крем озак сеңә. Камырны 8-9 өлешкә бүлеп сутыкычка 10-15 минутка куеп алырга кирәк.
Әзер камыр кисәкләрен 2-3 мм калынлыкта җәеп, тиешле диаметрлы боҗра яки тәлинкә ярдәмендә түгәрәкләр кисегез.
Пешергәндә кабармасын өчен, чәнечке белән төрткәләргә кирәк һәм 180 °C ка кадәр җылытылган мичтә 5-7 минут пешереп алыгыз. Камыр калдыкларын ваклап, торт яннарын бизәгез.
Крем:
Салкын каймакны 200 г шикәр комы яки шикәр пудрасы, ванилин салып яхшылап болгатыгыз.
автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев