Заинск-информ 16+
Рус Тат
Ашыгыз тәмле булсын!

Майлы гөмбәне маринадлыйбыз

Бакчалардагы җиләк-җимеш белән беррәттән, урманнарда гөмбә дә күп быел. Билгеле, шушы байлыкны кышкылыкка да саклыйсы килә.

Майлы гөмбәне (маслята) маринадлау өчен рецепт.

Эре гөмбәләрнең эшләпәсендәге элпәсен алырга, вакларында калдырсагыз да була. Гөмбәне чүпләреннән арындырырга һәм яхшылап юарга.

Эре гөмбәләрне берничә кисәккә бүләргә, вакларын бөтен килеш (эре һәм вак гөмбәләрне аерып та пешерергә мөмкин) кәстрүлгә салырга һәм 1 литр су, берничә сарымсак, бөтен суган салып, 30 минут пешереп алырга.

Әгәр суган яки сарымсак яшел төскә керә икән, димәк, агулы гөмбә эләккән дип шикләнергә җирлек бар. Әгәр барысы да яхшы булса, сарымсак белән суганны алып ташларга, гөмбәне саркытырга һәм яңадан су салып, ярты сәгать пешереп алырга.

Ингредиентлар: яңа җыелган 2 кг гөмбә, 1 литр су, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз, 10 данә дәфнә яфрагы, 6 данә түгәрәк кара борыч, 6 тырнак сарымсак, 1 аш кашыгы аш серкәсе.

Аннары рецепт буенча маринад ясарга һәм кайнап чыккач гөмбәне шунда салып 25 минут кайнатырга, сүндерер алдыннан аш серкәсе салып болгатырга.

Стерильләштерелгән банкаларга бер тырнак сарымсак, дәфнә яфрагы, кара түгәрәк борыч салырга, өстенә пешкән гөмбәне тутырырга, тимер капкач белән ябарга һәм астын өскә әйләндереп каплап куярга. Гөмбә тутырылган банкалар суынгач, салкын урынга куярга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев