Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Ашыгыз тәмле булсын!

Кызыл шомырттан компот ясыйбыз

Быел күпләрнең кызыл шомырты уңды. Ә аннан компот бик тәмле килеп чыга.

Компот ясау рецепты.

Өч литрлы банканы стерильләштерәбез, төбенә 200-250 грамм шомырт салабыз, алма, кара миләш, чия, кура җиләге өстәсәң дә була, төрләндереп ясыйбыз. Өстенә кайнап чыккан су агызабыз, суытабыз, яңадан кәстрюльгә бушатып, 200 грамм шикәр комы өстәп кайнатабыз. Аннан банкага салып тимер капкач белән ябабыз.

Шомырт җимешләре флавоноид, фитонцид, гликозид кебек матдәләргә, алма, лимон, синиль кислоталары, пектинга бай. Моннан тыш ул С, Р витаминнары, тимер, магний, натрий, цинк, марганец кебек микро- һәм макроэлементлар чыганагы да булып тора.

Әби-бабаларыбыз элек-электән шомыртны күңел болганганда, эч китүдән иң шифалы дару буларак файдаланган. Моннан тыш ул теш сызлаганда, кан тамырларын чистарту өчен дә файдаланыла. Шомырт төнәтмәсе белән чайкалган чәч ныгый. Ул нерв системасына да уңай тәэсир итә: тынычландыра, мигрень вакытында булыша. Шомырт төнәтмәсе белән конъюнктивит, стоматит, ангина, салкын тиюләрне дә дәвалыйлар. Әмма бер искәрмә бар: 3 яшькә кадәрге балаларга, йөкле хатын-кызларга шомырт ашарга киңәш ителми.

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев