Ашыгыз тәмле булсын!

Кызыл карлыган һәм әфлисуннан компот

Бакча нигъмәтләреннән кышкылыкка компот әзерләп калыйк.

3 литрлы банкага кирәк була:

Карлыган – 400 грамм 
Ярты әфлисун
Шикәр комы – 1 стакан
Кайнаган су⠀

Әфлисунны юып, кабыгы белән 6-7 телемгә кисәбез. 3 литрлы банкага 2-3 телем дә җитәчәк. 

3 литрлы банкаларны стерильләштереп, кызыл карлыган, әфлисун кисәкләре салырга, аннары кайнар су тутырырга. 

Банка өстен капкач белән каплап, ярты сәгать тотарга. 

Аннан суны кәстрүлгә бушатып, шикәр кушарга һәм уртача утта 5 минут кайнатып алырга. 
Кайнаган сыеклыкны карлыганнар өстенә агызып, банка капкачын ябарга.
 


Нет комментариев