Кышка крыжовниктан десерт
Бу десертны ясау өчен крыжовник, шикәр комы, банан һәм апельсин кирәк булачак.
Бер кг крыжовникка 1 кг шикәр комы, 1 апельсин һәм 1 банан кирәк.
Крыжовникны юыгыз, чистартыгыз, бананны кабыгыннан чистартыгыз, апельсинны төшләреннән чистартыгыз һәм барысын иттарткычтан чыгарыгыз.
Апельсинны кабыгы белән алыгыз. Шикәр комы өстәп, яхшылап болгатыгыз. Контейнер, банкаларга тутырып суыткычта яки морозилкада саклагыз.
Бик тәмле була!
автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев