Кышка җиләкне туңдырып саклыйбыз
Ашыгыз тәмле булсын!

Кышка җиләкне туңдырып саклыйбыз

Җәйге муллыкны кышка бернинди югалтуларсыз саклыйсы килә. Моның иң дөрес юлы – аларны туңдыру.

- Җиләкләр чиста, коры һәм каты булырга тиеш;

-Туңдыру өчен артык нык пешкән җиләкне алмыйлар;

-Төп таләп: җиләк коры булырга тиеш. Югыйсә, ул бозланып ката, ә эреткәндә тәмен һәм файдалы матдәләрен югалта.

-Җиләкләрне зур булмаган порцияләр белән туңдырыгыз. Бер эретелгән җиләкне кире туңдыргычка куярга ярамый.

-Җиләкне пакетта түгел, а пластик контейнерларда туңдыру уңайлы. Анда җиләкләр яхшырак саклана. Аеруча бакча җиләген, кура җиләген контейнерга салырга тырышыгыз. Чия, крыжовник, карлыган полиэтилен пакетта да яхшы тора.


Нет комментариев