Уңган хуҗабикә Ләйлә Мостафина “ВКонтакте” социаль челтәрендәге аккаунтында кышкы чорга тәмле салат рецепты белән уртаклаша. Ул әзерләгән ризыкны сезгә тәкъдим итәбез, дуслар
– «Бу рецепт – гади һәм тәмле эшләнмәләрне яратучылар өчен чын табыш. Аның төп үзенчәлеге шунда: чөгендер пешкән килеш түгел, ә чи килеш кулланыла. Шуның аркасында салат искиткеч сусыл килеп чыга”, - ди Ләйлә ханым.
Салат өчен кирәк булачак:
- чөгендер — 3 кг (эре угычтан чыгарырга);
- ташкабакны — 3 кг (шулай ук эре угычтан чыгарырга яки эре шакмак белән кисәргә);
- башлы суган — 1,5 кг (юка боҗралар яисә ярым боҗралар белән турарга);
- тоз — 3 аш кашыгы;
- шикәр — 300 г.;
- серкә 9% — 100 мл.;
- көнбагыш мае (рафинирланган) — 0,5 стакан (якынча 100-125 мл).
Әзерләү ысулы
1. Әзерлек. Угычтан чыгарылган чөгендерне, ташкабакны һәм туралган суганны зур тазга яки кәстрүлгә салыгыз.
2. Маринадлау. Яшелчәләргә тоз, шикәр сибегез, серкә һәм үсемлек мае салыгыз. Барысын да кулыгыз белән яхшылап болгатыгыз, суганны бераз кулыгыз белән йомшартыгыз. Катнашманы бүлмә температурасында 30 минутка калдырыгыз. Бу вакыт эчендә яшелчәләрнең согы чыга.
3. Пешерү. Туралган яшелчәләр тутырылган савытны уртача утка куегыз, кайнатып чыгарыгыз һәм капкач астында якынча 40 минут акрын утта пешерегез. Төбе янмасын өчен, вакыт-вакыт болгатыгыз.
4. Консервация. Кайнар салатны алдан стерильләштерелгән банкаларга тутырыгыз. Шундук стериль капкачлар белән ябыгыз.
5. Банкаларны астын өскә каплап калын әйбер белән төреп куегыз, шул килеш тулысынча суынгач кына алып, салкын урында саклагыз.
Табынга бирү
Кыш көне бу салатны кыздырылган яки пешкән бәрәңге белән бирергә була. Шулай ук башка ризыкларга да менә дигән өстәмә булачак.
Нет комментариев