Караҗимеш белән бәйрәмчә салат
...
Кирәк була:
йомырка — 4 данә,
ветчина — 200 гр,
яшел кыяр — 2 данә,
караҗимеш — 150 гр,
сыр — 150 гр,
бер суган,
майонез.
Вак итеп туралган суган өстенә кайнап торган су салып, 10-15 минут тотарга. Аннары сыгып, шул суган өстенә берничә тамчы лимон согы тамызырга, чеметем генә тоз, шикәр комы, бер-ике тамчы үсемлек мае салып болгатырга.
Беренче катка озынча итеп туралган кыяр тезәргә, өстенә әз генә майонез ягарга, икенче катка озынча итеп туралган ветчина тезеп чыгарга, өстенә майонез ягарга, аның өстенә маринадланган суганны җәяргә, майонез, аннары вак угычтан уылган йомырка салырга, майонез һәм өстенә озынча итеп туралган караҗимеш тезеп чыгарга, тагын майонез сылап, азакы катка вак угычтан чыгарылган сыр сибәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев