Кабымлык рецепты
Лаваштан рулетлар әзерләп якыннарыгызны сыйлагыз.
Кирәк була:
лаваш — 1,
эремчек сыры (творожный сыр) — 200-230 гр,
свежий кыяр — 1-2,
пешкән йомырка —2 данә,
аз тозланган кызыл балык — 250 гр.
Лавашка иң беренче итеп сырны җәяргә, аннан лавашның бер ягыннан гына рәт итеп озынча туралган кыярны тезергә, йомырканы вак угычтан чыгарып кыярдан соң урнаштырырга, соңыннан телемләп киселгән кызыл балык тезеп чыгарга һәм тыгызрак итеп рулет формасында төрергә. Кисәкләргә бүлеп, матур тәлинкәләргә тезеп куярга. Бик җайлы һәм тәмле килеп чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев