Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Ашыгыз тәмле булсын!

Йөземле кулич

Пасхага әзерләнәбез.

Кирәк булачак: 500 грамм он, 2 йомырка, 2 стакан сөт, 80 грамм ак май, 180 грамм шикәр комы, 1 пакет разрыхлитель, 150 грамм йөзем, тоз, үсемлек мае.

Күкәйнең агын сарысыннан аерабыз, сарысына шикәр комы кушып, ак төскә кергәнче болгатабыз. Ак май салынган савытны сулы кәстрүлгә утыртып, май эрегәнче ут өстендә тотабыз. Суынгач, ак майга күкәй сарысы белән шикәр комлы катнашманы салып, әйбәтләп болгатабыз. Йөзем һәм иләнгән он салып, разрыхлитель өстәп, камыр басабыз.
Күкәй агына бер чеметем тоз сибеп, күләме өч мәртәбә артканчы блендер ярдәмендә болгатабыз. Камырны астан өскә таба болгата-болгата, шушы катнашманы акрын гына салабыз.

Махсус форманы, ул булмаса, гадәти табаны үсемлек мае белән майлап, он сипкәннән соң, әзер камырны салып, газ мичендә (эсселеген180 градуска кадәр җиткереп) 40-50 минут пешерәбез. Әзер кулич суынгач, аны табадан алабыз.

Истә тотыгыз:
– кулич камыры әзерләгәндә өйдә үтәли җил йөреп тормасын;
– кулич камырын пычак белән кисеп булырылк итеп каты басарга кирәк;
– куличнең пешү-пешмәвен нечкә агач таякчык ярдәмендә тикшереп карарга була;
– кулич пешерү өчен югары сыйфатлы продуктлар гына алына.

фото: редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев