«Яңа ел веногы» салаты
Тәмле салат ясап, гаиләгезне сөендерегез.
Кирәк була:
краб таякчыклары — 230-250 гр,
голланд сыры — 220 гр,
яшел алма — 1-2 данә,
рис — 200 гр,
уртача зурлыктагы 1-2 помидор,
яшел суган,
укроп,
майонез.
Краб таякчыкларын шакмаклап турарга, сырны эре угычтан уарга (я вак итеп шакмаклап турарга, кемгә ничек ошый), алманы, помидорны ваграк итеп шакмаклап турарга, рисны пешереп суытырга һәм барысын да бергә салып болгатырга кирәк. Аннары тарелканың уртасына стакан куеп, салатны урнаштырып чыгарга. Соңыннан, стаканны алып куйгач, салатның өстенә вак итеп туралган яшел суган сибәбез һәм салатның өстен укроп яфраклары белән бизәп чыгарга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев