Яңа ел табынына җиңел генә салат рецепты тәкъдим итәбез
...
Кирәк була:
ысланган тавык ите — 250-300 гр, пешкән бәрәңге — 2-3 данә (зур булса 2дә җитә), гөмбә яратучылар уртача зурлыктагы 1 суган һәм 200 гр шампиньон гөмбәсен кыздырып сала ала, угычның эресеннән кыяр кырырга һәм суын саркытырга, голланд сыры — 250 гр, майонез.
Тавык итен шакмаклап турап иң беренче кат итеп җәяргә, аның өстенә сеткалап майонез, пешкән бәрәңгене вак кыргычтан чыгарып җәяргә, аннары гөмбә белән суган (салмасаң да була), сеткалап майонез, кыяр, майонез һәм соңгы кат итеп угычтан чыгарылган сыр сибәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев