Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ашыгыз тәмле булсын!

Яңа ел табынына «Аждаһа» салаты ясагыз

Яңа ел якынлаша. Көнчыгыш календаре буенча 2024 ел — Аждаһа елы. Әлеге ел символы итеп ясалган салат бәйрәм табынын тагын да ныграк ямьләп торачак.

Салат өчен 200 грамм тавык ите, 150 грамм кореяча кишер, 3-4 йомырка, 100 грамм сыр, 2-3 киви, бизәү өчен салат яфрагы, яшел кыяр, майонез кирәк.

Тавык итен тозлы суда пешерәбез. Суытабыз һәм шакмаклап турыйбыз.

Итне тәлинкәгә рәсемдәге кебек озынча рәвештә беренче катлам итеп салабыз. Өстенә майонез ягабыз.

Аннары ваграк итеп туралган кореяча кишерне салабыз. Ә аның өстенә челтәр рәсеме ясагандай майонез агызабыз.

Киләсе катламга эре кыргыч аша чыгарган йомырка, шулай ук майонез ягыла. Алдагы катлам — вак кыргыч аша чыгарган сыр. Аның өстенә юка телемләп киселгән киви тезеп чыгарга кирәк.

Салат аждаһага охшап торсын өчен, кул белән тигезләп, озынча форма ясыйбыз. Күзләрен ясау өчен майонез ягып, уртасына зәйтүн җимеше куярга була. Аннары салат яфраклары, яшел кыяр белән бизәсәң, тагын да матуррак килеп чыга.

Әзер салатны бер-ике сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк. Шулай эшләгәндә ул бигрәк тә тәмле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев