Гөреҗдә тозлыйбыз
Ашыгыз тәмле булсын!

Гөреҗдә тозлыйбыз

Яңгырларның бер уңай ягы – гөмбәчеләрне шатлык басты. Дым бар, җылысы җитәрлек – гөреҗдә, әтәч гөмбәләре үсә. Гөреҗдәне маринадлау ысулын тәкъдим итәбез.

Чистартылган гөмбәгә су салып, пешерергә куярга, су кайнап чыгу белән тоз салырга. 30-40 минут чамасы пешергәннән соң, суын түгеп, салкын су белән чайкатырга һәм саркытырга.

Маринад: 1 л суга 8 аш кашыгы 9 %лы аш серкәсе, 2 аш кашыгы өеп шикәр комы, 1 аш кашыгы өеп тоз, 1 лавр яфрагы, 4 хуш исле борыч, 4 түгәрәк кара борыч, 3 канәфер.

Маринад кайнап чыгуга, гөмбәләрне салырга, 15 минутлап кайнатырга һәм стерильләштерелгән банкаларга тутырып ябарга.


Нет комментариев