Гает коймагы рецепты
Гает көнне таба исе чыгарыгыз, тәмле-тәмле ризыклар пешерегез, гаиләгезне сыйлагыз, балаларның күңелен күрегез, диләр.
Мин үзем гаеткә мич коймагы пешерүне хуп күрәм. Үз рецептым белән уртаклашам. Иртән торуга, күпчелек үз рецепты буенча коймак пешерә.
Коймак камыры өчен: 1 стакан сөт, 1 стакан су, 2 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 аш кашыгы тоз (өймичә), 1 кап коры чүпрә («Саф-момент»), 2 аш кашыгы үсемлек мае, 2 аш кашыгы каймак яки майонез, он кирәк.
Камырны куе итеп ясап, иртәнге 4ләрдә кабартырга куям (кичтән куйсаң да ярый). Ә инде бәйрәм намазы үтүгә пешерергә керешәм. Коймакның астын газ өстендә, ә өстен духовкада «гриль» режимында пешерәм.
Әзер коймакларны сыер мае яки каз мае белән майларга.
автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев