Фрикаделька белән сырлы аш
Хуҗабикәләрне барысын да диярлек көн саен бер сорау борчый: «Бүген нәрсә пешерим икән гаиләмә», дип баш вата алар.
Сезнең игътибарыгызга без бүген фрикаделька белән сырлы аш тәкъдим итәбез.
Кирәк була: 350 гр - фарш, 3-4 бәрәңге, 2 суган, 1 кишер, 1 йомырка, 2 данә сарымсак, 200 гр каймаклы эретелгән сыр (сливочный плавленый сыр), тоз, борыч, укроп.
Суганны ярымбоҗралап турарга, кишерне зур кыргычтан чыгарырга һәм кыздырырга. Шуңа шакмаклап туралган бәрәңге һәм су салырга (1 -2 литр). Бәрәңге пешеп чыкканчы пешерергә. Шул арада фарштан фрикаделькалар ясарга һәм яшелчәләр янына салып пешерергә. Аш пешеп чыгар алдыннан каймаклы эретелгән сыр салырга (сливочный плавленый сыр) , тәменчә тоз, борыч салып болгатып алырга. Яратсагыз яшел суган кыягы, укроп салып ашарга була. Бик тәмле һәм җайлы рецепт.
Ашларыгыз тәмле булсын.
Фото: https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев