Чүпрәсез коймак рецепты
Чәйләрегез тәмле булсын!
Камыр өчен кирәк:
Кефир 300 грамм
2 йомырка
5 чәй калагы шикәр
0,5 чәй калагы тоз
Он чама бн
0,5 ч к сода
Эш тәртибе: кефир, йомырка, шикәр, тоз, он салып камырны болгатабыз. Барлыкка килгән массага сода салып, яңадан туглыйбыз да, күбекчекләр барлыкка килгәнче, 5-7 минут ял иттерәбез.
Уртача утта коймакларны пешерә башлыйбыз (табаны майлыйсы түгел). Коймакларны сыер мае белән майлый барабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев