Бу салат күпләрегез күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз.
Салат өчен 200 грамм пешкән сыер ите, 200 грамм консерваланган кызыл фасоль (банкадагы соусыннан чайкатып, саркытыгыз), 50 грамм әстерхан чикләвеге, 1 баш кызыл суган, 2 татлы борыч, яшел тәмләткечләр кирәк була.
Барысын саламлап турагыз, өстенә соус салып, болгатыгыз. Соус өчен 3 аш кашыгы уксус (винный уксус), 4 аш кашыгы үсемлек мае, тоз, кара борыч, кызыл борыч, шикәр комы, 2 тырнак сарымсакны ваклап бергә туглагыз.
Ләйлә Мостафина рецепты.
Нет комментариев