Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ашыгыз тәмле булсын!

Бәйрәм табыны нинди булырга тиеш?

Яңа елга тәмле торт рецепты тәкъдим итәбез

«Баллы» торт
Бу тортны барлык хуҗабикәләр дә пешереп карарга тиеш. Беренчедән, аны пешерү бик җайлы, күп ингредиентлар да таләп ителми, икенчедән, камырны җәймичә генә пешерелә.
Камырга кирәк була: 4 данә йомырка, 200 грамм шикәр комы, 4 аш кашыгы бал, 2 чәй калагы сода, 200 грамм атланмай, 300 грамм он.
Крем: 20-25 процентлы 1 литр каймак, шикәр пудрасы тәменчә (баллы яратсагыз 50 гр).
Савытка бал салып, газга куябыз, җылытылган балга сода кушып болгатабыз, ул күперә башлый, шулай булырга тиеш. Шуңа атланмай салып болгатабыз. Май эреп беткәч, савытны газдан алып суы-тырга куябыз.
Икенче савытта йомырка белән шикәр комын миксер белән яхшылап болгатабыз. Аннары баллы массаны салып яңадан болгатабыз. Шушы массага он салып болгатабыз һәм противеньга пергамент кәгазе җәеп камырны салабыз. 180 градуска 13 минут пешереп алабыз.
Бу арада крем ясап алабыз. Каймак белән шикәр пудрасын яхшылап миксер белән болгатабыз. Крем әзер.
Коржларны суытабыз. Суынган коржларны өчкә кисәбез. Кырыйларын кисеп алабыз һәм блендерда ваклыйбыз. Алар присыпка була торт өстенә. Коржларга крем сөртеп, өстенә әзер присыпка сибәбез һәм берничә сәгатькә холодильникка куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев