Ашларыгыз тәмле булсын!
Зәебезнең гүзәл затлары үзләре яратып әзерли торган тәмле ризыклар рецептлары белән уртаклаша.
“Алтынчәч” балалар бакчасы мөдире Ләйлә Мостафина – аш-су әзерләүгә хирыс хуҗабикә. Газета укучыларыбыз игътибарына аның тарафыннан берничә рецепт тәкъдим итәбез.
Хачапури
Моның өчен башта махсус камыр әзерләргә кирәк. Бер литр җылы суга бер бал калагы шикәр комы, чама белән тоз салабыз. Шулай ук аңа 10 грамм чүпрә, бераз кабарткыч (разрыхлитель), 150 миллилитр үсемлек мае һәм он өстәп яхшылап болгатабыз. Камыр 1-1,5 сәгать ачырга тиеш, аны кабаргач, берничә тапкыр төшерергә дә ярый.
Әзер камырны җәябез, өстенә мул итеп сыр кырабыз. Сырның ниндие бар шуны кулланырга ярый, ә тозлырак сыр булса, бигрәк тә яхшы. Аннан камырны көймә формасында кырыйдан күтәрәбез. Өстен майлап, вак көлчәләр пешергән сыман пешерәбез. Соңыннан өстенә йомырка сарысы сылап, тагын бер-ике минут духовкада тотып алабыз.
Бик тәмле була!
Кышкы чорда иммунитет күтәрү өчен файдалы десерт.
Хәзер карлыганнар өлгергән чор. Ә карлыган җимешендә иң күп “С” витамины булуы беркемгә дә сер түгел. Әлеге рецепт нәкъ менә “С” витамины күп таләп ителгән чорга бик тә кулай киләчәк.
Десерт өчен 2 килограмм кара карлыган, 3 эре әфлисун, 2 лимон, 4 килограмм шикәр комы кирәк була.
Цитрус җимешләрен төшләреннән аерып турыйсың, аннан барысын бергә ит тураткыч аша чыгарасың һәм шикәр комы кушып болгатасың. Шикәре җебеп киткәч, уңайлы савытларга тутырып, суыткычның салкын өлешенә куеп катырасың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев