«Җәйге десерт» рецепты
Җәйге чорда әзерләнә торган бик тәмле ризыклар рецептларын Гүзәл Әхмәтшина да тәкъдим итә.
“Бу миксерсыз, онсыз һәм духовкасыз ясала торган бик уңайлы рецепт”, – ди Гүзәл.
Аның өчен эремчек (350гр), каймак (400 гр), шикәр комы (160 гр), ваниллы шикәр (10 гр), тиз эри торган җилем (желатин 25 гр), салкын су (70 мл), виктория җиләге (250 гр), банан (2 данә) һәм бизәү өчен ак шоколад (50 гр) кирәк була.
Форманың диаметры 20-22 см булса яхшы.
Эремчекне каймак, шикәр комы, ваниллы шикәр белән кушып, блендер белән яхшылап болгатырга. Икенче савытка җилем белән салкын суны кушып болгатырга һәм 10 минутка калдырырга кирәк. Бананны боҗралап, җиләкне шакмаклап (бик вак итмичә) турарга.
Җилемне өзек-өзек 5 секундлап микродулкынлы мичтә җылытып алырга кирәк, ул тулысынча эреп бетәргә тиеш. Һәм аны эремчекле массага кушып, янәдән болгатып алырга. Шуңа туралган банан белән җиләкне салырга. Тагын бер кат яхшылап болгатырга. Алдан әзерләп куелган савытка пищевая пленка җәяргә һәм әзер массаны салырга. Өстенә шоколад сибеп, холодильникка 5-6 сәгатькә куярга. Бик тәмле килеп чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев