Заинск-информ 16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм кеше

Зәйдә автомобиль салоныннан хоккей киемнәре урлаганнар

Шулай ук угрылар салоннан шуруповерт һәм ике төзелеш фенын да эләктергән.

Узган атнада район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 67 хәбәр һәм гариза кергән. Теркәлгән җинаятьләр арасында кыйнау, урлашу очраклары бар. Бу чорда шәһәр-районда 4 юл-транспорт һәлакәте, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 52 очрагы теркәлгән.

10 февральдә Зәйдә яшәүче бер хатын-кыз полициягә автомобиле салоныннан хоккей киемнәре, шуруповерт һәм ике төзелеш фены урлаулары турында гариза керә. Аңа килгән матди зыян 87 мең сум тәшкил итә. 

«Әлеге урлашу очрагы буенча җинаять эше кузгатылды», — дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.

13 февральдә Зәйдә бер азык-төлек кибетеннән 1200 сумлык товар урлыйлар. Полиция хезмәткәрләренең оператив гамәлләре нәтиҗәсендә "кайнар эз"дән әлеге җинаятьтә гаепләнеп Чаллы кешесе тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев