Заинск-информ 16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм кеше

Узган атнада Зәйдә мошенниклык, урлашу очраклары теркәлгән

Узган атнада район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 101 хәбәр һәм гариза кергән.

4 июньдә полициягә Зәйдә яшәүче бер ир-аттан гариза керә. Билгесез кешеләр аның паспорт мәгълүматларын кулланып, 7 мең сумлык кредит рәсмиләштергән. Хәзер хокук саклау органнары әлеге хәлнең шартларын ачыклый һәм җинаятьчеләрне эзли.

6 июньдә шәһәрдә  кибеттә бер хатын-кызның кәрәзле телефонын, банк картасын урлыйлар. Аңа 100 мең сумлык матди зыян килә. Полиция хезмәткәрләре “кайнар эз”дән әлеге җинаятьне кылган  32 яшьлек элек тә хөкемгә тартылган зәйлене тоткарлаган. Ул үз гаебен таныган, ә урланган әйберләр хуҗасына кайтарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев