Зәйнең грек-рим көрәше осталары чираттагы ярышлардан призлы урыннар белән кайтты
Спорт

Зәйнең грек-рим көрәше осталары чираттагы ярышлардан призлы урыннар белән кайтты

2-4 ноябрьдә Агыйдел шәһәрендә 2014-2015 елгы яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча XX Республика турниры узды.

Ярышлар Башкортстан АЭСының беренче директоры  М. А. Шакиров истәлегенә һәм Халыклар бердәмлеге көненә багышланды. Зәйдән анда тренер-укытучы Анатолий Терентьев шәкертләре шәһәребезне лаеклы тәкъдим иттеләр һәм бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Урыннар түбәндәгечә:

Гыйләҗиев Риналь (29 кг) - 2 урын;

Спирин Егор (38 кг) - 1 урын;

Егоров Артем (38 кг) - 2 урын;

Герасимов Данислав (41 кг) - 3 урын;

Ганиев Артур (62 кг) - 2 урын;

Егор Спиринга иң яхшы техника өчен махсус приз бирелде.


Нет комментариев