Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сарае каршында эшләүче «Азаль» халык вокаль-хореография ансамбле (җитәкчесе — ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Хәлис кызы Вәлиуллина) «Безнең йорт — Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең «Вокал. Народный» номинациясендә лауреат булды.
Бу безнең республиканың иң масштаблы мәдәни проектларының берсе. Быел фестивальдә катнашучылар саны буенча рекорд куелды. Бәйгедә 4300дән артык сәнгать остасы катнашты. Шулар арасында «Азаль» ансамбле лаеклы чыгыш ясап зур җиңүгә иреште.
Алай гына да түгел, «Азаль»нең 4 ноябрьдә – Халыклар бердәмлеге көнендә Казанда гала-концертта чыгышы иң якты мизгел булды.
Нет комментариев