Югары Мәлем мәктәбе коллективы махсус хәрби операциядә катнашучыларга актив ярдәм итүен дәвам итә.
Биредә махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен окоп шәмнәре, үлән чәйләре дә ясыйлар, сохари да киптерәләр. Күптән түгел әлеге мәктәптә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Җылы оекбашлар» хәйрия акциясе уздырылган иде. Ә бу көннәрдә «Җиңү өчен перчаткалар» акциясен оештырдылар.
Санаулы көннәрдә 46 пар перчатка уртак көч белән җыелды. Алгы сызыкта теләсә нинди вак-төяк әһәмияткә ия. Перчаткалар монда бик тиз туза. Гади бер пар перчатка - ул әйбер генә түгел, ә туган йортның бер кисәге, «без сине хәтерлибез, без көтәбез» дигән тыныч билге.
Яшьармиячеләр зур эш башкарды. Алар җыйналган инвентарьны һәм перчаткаларны җыеп, солдатларга хатлар язып, волонтерлар аша алгы сызыкка җибәрәчәк.
- фотолар мәктәптән
Нет комментариев