Зәйдә патриотик чара үтте
Яңалыклар

Зәйдә патриотик чара үтте

Зәйнең ДОСААФ базасында Халыклар бердәмлеге көненә һәм хәрби разведчик көненә багышланган патриотик чара үтте.

Анда мәктәп укучылары  һәм өлкән буын күптөрле ярышларда сыналды.  

Стартка дүрт команда чыкты:

 "Беренчеләр хәрәкәте" (3 нче мәктәп);

«Яшь армиячеләр»(6 нчы мәктәп);

«Яшь юл инспекторлары отряды»  (7нче мәктәп);

 «Ветераннар» командасы. 

Балалар һәм тәҗрибәле катнашучылар юл йөрү кагыйдәләрен белү, атуда төгәллек һәм Калашников автоматын сүтеп җыю  буенча ярыштылар.

Ярыш нәтиҗәләре буенча 

 1 урын  - «Беренчеләр хәрәкәте» командасы;

 2 урын  - «Яшь армиячеләр»;

 3 урын  - «Ветераннар " командасы.

Шәхси беренчелектә ату, коралны сүтеп җыюда 6нчы А мәктәп укучысы Ярослав Алчин иң яхшысы булды. Юл йөрү кагыйдәләрен белүдә 3нче мәктәп укучысы Артур Шакировка тиңнәр булмады.


Нет комментариев