8 ноябрьдә Россия Федерациясе эчке эшләр органнарында хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булганнарны искә алу көне билгеләп үтелә.
Кичә бөтен илдә, шул исәптән Зәй районында да Россия эчке эшләр министрлыгында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләрне искә алдылар.
Районның эчке эшләр хезмәте ветераннары 1996 елның 6 декабрендә хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган Зәй ГРОВДсы башлыгы Мирсәяф Галәлетдин улы Исрафилов каберендә булдылар.
Гомумән, ведомство һәлак булган хезмәттәшләренең туганнары һәм якыннары турында кайгырта, аларга барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә. Бүген министрлык патронажы астында хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган хезмәткәрләрнең 17 меңнән артык гаилә әгъзасы тора.
Нет комментариев