Мирный бистәсе мәдәният йортында «Зур этнографик диктант» узды
Яңалыклар

Мирный бистәсе мәдәният йортында «Зур этнографик диктант» узды

Быел бу акция читтән торып форматта үткәрелде

Акциядә катнашучылар өчен диктант белемнәрен тикшерү генә түгел, ә Россия халыкларының мәдәнияте төрлелеген тирәнрәк аңлау, мәдәниятара диалогның кыйммәте турында уйлану һәм илебезнең этнокультура мирасының байлыгын аңлау мөмкинлеге булды.

-«Зур этнографик диктант» – бу имтихан да, белемнәрне формаль тикшерү дә түгел, ул – илебезнең төрлелеген ачу, аның тарихи юлының масштабын аңлау һәм һәр милләтнең гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә хөрмәт итү безнең гражданлык бердәмлегенең ныклы нигезе булуын аңлау мөмкинлеге, - ди мәдәният йорты директоры Фәннур Миннекәев.

Ел саен Татарстан Республикасы «Зур этнографик диктант» Бөтенроссия акциясендә катнаша, аны оештыручы – Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык. Зур этнографик диктант – Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның мәдәнияте белән таныштыручы, шулай ук этнокультура грамотлылык дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирүче мәгърифәтчел проект.

“Акциягә кушылган һәркемгә рәхмәт белдерәбез һәм мондый чараларның алга таба да үзара аңлашу һәм мәдәниятләр төрлелегенә хөрмәт кыйммәтләре тирәсендә барыбызны берләштерүен телибез”, - ди Фәннур Галимҗанович.

  • Фотолар мәдәният йортыннан.

Нет комментариев