Ветераннар «Зәй-информ» редакциясендә хезмәттәшләре белән очрашты
«Зәй-информ» редакциясендә төрле очрашулар матур традициясе яши. Бирегә яшь буын килеп профориентация дәресләре үтә, ә өлкән буын ветераннары яшьлек чорларын искә ала, тәҗрибә уртаклаша. Бу көннәрдә редакциягә кунакка матбугат ветераннары Николай Шамионов һәм Әнүзә Кәрамова, Тамара Тихонова, Рушания Мөбәрәкҗанова килде.
Пенсионерлар район газеталары «Зәй офыклары» һәм «Новый Зай»да эшләгән елларын искә төшерделәр, редакция тормышыннан алынган вакыйгалар белән уртаклаштылар, бүгенге эшчәнлек белән кызыксындылар.
“Редакциягә килеп бер аралашып утыру да, хезмәт елларының нәтиҗәле, күп хатирәләргә бай булуын искә төшерә. Игътибар, ихтирамны тою рәхәт”, - ди Николай Пантелеевич.
Өлкән буынга хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен “Зәй-информ” оешмасы җитәкчесе Александр Исаков җиткерде.
“Сез безнең өчен тарихны тирәннән саклаучылар. Сез башлаган, дәвам иткән хезмәтне алып баруыбыз белән горурланабыз, рәхмәт сезгә”, - диде ул.
Ветераннарга узган Өлкәннәр көненә Татарстан Республикасы Журналистлар берлегеннән бүләкләр тапшырылды. Аларны өлкәннәр өчен җирле берлек рәисе Гөлнара Феофанова әзерләде. Өлкән буын исә хезмәттәшләренә җылы каршы алулары өчен, шулай ук ТР Журналистлар берлеге җитәкчесе Илшат Әминовка һәм журналистлар берлегенең Зәй бүлеге җитәкчесе Гөлнара Феофановага игътибарлары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр.
Нет комментариев