Быел Зәйдә беренче медицина учреждениесе – земство дәваханәсе ачылуга 150 ел тулды. Бу вакыйга 1876 елның октябрендә була.
Зәй туган як тарихын өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре Людмила Симонованың Зәй сәламәтлек саклау тармагына 150 ел тулу уңаеннан “Зәй сәламәтлек саклау тармагына - 150 ел” язмасының дәвамы.
Кызамыкка каршы көрәш
Элегрәк әйтелгәнчә, яңа ачылган хастаханәне табиб М. А. Комаров җитәкләгән. Ул 1876 - 1881 елларда эшләгән. Берникадәр вакыт (Карамалыдагы хастаханә ачылганчы) аңа табиб Ястребов ярдәм иткән. Шул елларда хастаханәнең аз санлы хезмәткәрләренә Зәй тирәсендә медицина ярдәме күрсәтүне, бигрәк тә кызамык (оспа) эпидемиясенә каршы көрәш шартларында, нульдән оештыру кебек бик катлаулы һәм авыр бурыч йөкләнгән.
«1879 елда Зәй табиблык участогында 7080 балага кызамыкка каршы прививка ясалган, шулардан 658 баланы –Егоровлар, 5455 баланы шәхсән табиб М.А. Комаров үзе прививкалаган». (В.С. Малахов «Земля Заинския далекая и близкая». 135, 138 нче битләр.)
Авырулар арасында абруй казанган табиб
Табиб Василий Иванович Кремков Зәй земство хастаханәсен 1881 - 1897 елларда җитәкләгән. Хирург һәм терапевт буларак, ул көчле энергиягә һәм ныклылыкка ия булган, авырулар арасында зур ышаныч һәм абруй казанган.
«Зәй табибының казанышлары шулкадәр зур булган ки, 1886 елда узган өяз земство җыелышында гласный (депутат) Римский-Корсаков табиб Василий Кремков эшчәнлегенең үрнәк булуын, аңа күрше өязләрдән һәм губерналардан (Казан, Вятка, Самара) авырулар килүен әйткән һәм Зәй табибының хезмәт хакын Минзәлә өяз табибы хезмәт хакы белән тигезләргә тәкъдим иткән». (Шул ук чыганак. 140нчы бит.)
Болганчык заманнар: сугышлар һәм революцияләр
Василий Кремковның уңышлы эшен дәвам итүче булып Анподист Александрович Степанов торган. Аның земство табибы вазифасындагы эшчәнлек чоры (1897 елдан 1919 елга кадәр) бигрәк тә күп авырлыклар кичергән һәм Россиядәге революцион күтәрелешләр, рус-япон, Беренче бөтендөнья һәм гражданнар сугышлары кебек борчулы чорларга туры килгән. Бу куркыныч елларда медицина хезмәткәрләренең эше дә арткан: фронттан, госпитальләрдән дәвалану өчен яралы солдатлар килгән һәм аларны аякка бастырырга кирәк булган. Күпләре, дәваланудан соң, яңадан үз хәрби частьларына, сугыш кырларына әйләнеп кайтканнар.
XX гасыр башындагы фаҗигаләр земство медицина хезмәткәрләрен дә читләп үтмәгән. Рус-япон сугышы (1904 ел) башлану белән, 1902 елдан Зәй земство хастаханәсендә ике елдан кимрәк эшләгән элекке хәрби фельдшер Фёдор Иванович Афанасьев мобилизацияләнеп, сугыш кырына озатыла.
Владимир Малахов болай яза: «1919 елның язында колчакчылар Себернең, Уралның, Урал алдының бөтен җирен, шул исәптән Уфа губернасын яулап алалар. Зәй шәһәре, Зәй волосте һәм күрше волостьлар колчакчылар кулына күчә... Зәйдән земство хастаханәсе табибы А. А. Степанов һәм фельдшер Мокровлар Колчак армиясенә мобилизацияләнәләр». Бу вакытка фельдшер Мокров 1885 елдан башлап Зәй земство хастаханәсендә 34 ел эшләгән була. (Шул ук чыганак, 145–147, 151, 152нче битләр.)
Безнең көнгә сакланып калган тарихи биналар
Зәй хастаханәсенең берничә буын медицина хезмәткәрләренең (башта земство, аннары район, участок һәм шәһәр) үзләреннән алда хезмәт куючыларга хөрмәте нәтиҗәсендә бүгенге көнгә кадәр сакланган территориядә берничә хастаханә корпусы, торак һәм хуҗалык биналары сакланып калган. Хәзерге вакытта биналарның күпчелеге Иске Зәй халкының шәхси милегендә.
Аларның берсе – кызыл кирпечтән салынган бина. Бу элекке табиб А. А. Степановның торак йорты, анда соңрак елларда хастаханәнең төрле бүлекләре урнашкан булган. Бу бина Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 28 сентябрендәге 772нче «Татарстан Республикасының Зәй муниципаль районы һәм Зәй шәһәре территориясендә урнашкан җирле (муниципаль) әһәмияттәге мәдәни мирас объектлары (тарих һәм мәдәният һәйкәлләре) исемлеге турында» карары нигезендә мәдәни мирас объекты булып санала һәм саклауга алына.
Сезнең игътибарыгызга Зәй туган як тарихын өйрәнү музее фондларыннан алынган 1930нчы еллардагы ике фотоны тәкъдим итәбез. Аларда элеккеге земство табибы А.А. Степановның торак йорты чагылдырылган.
Нет комментариев