Зәйдә Виталий Дмитриевның исеме мәңгеләштерелде
Көн темасы

Зәйдә Виталий Дмитриевның исеме мәңгеләштерелде

Бүген Зәйдә махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган ефрейтор Виталий Дмитриевның исемен мәңгеләштереп яшәгән йортта истәлек билгесен ачу тантанасы булды.

Җиңү проспектының 1/06 йорты янына истәлек билгесен ачу тантанасында район җитәкчелеге, предприятие, оешма-учреждениеләр хезмәткәрләре, махсус хәрби операция ветераннары, Виталий Дмитриевның гаиләсе, якыннары, дуслары катнашты.

Виталий Дмитриев истәлеге

- Хәрбиләрнең истәлеген мәңгеләштерү - безнең бурычыбыз. Һәм илебезнең иминлеге өчен үз гомерләрен кызганмаган батыр ир-егетләребез аерым хөрмәткә лаек. Виталий Дмитриев кыска, әмма лаеклы гомер кичерде. Ул илебезнең тыныч тормышы һәм иминлеге өчен башын салды, ул - барыбыз өчен дә батырлык һәм ныклык үрнәге. Аның батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр, - диде чыгышында район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин.

автор фотосы
автор фотосы

Виталий Николаевичка 37 яшь иде. Ул – Зәйдә туып-үскән егет. 2005-2007 елларда чакырылыш буенча хәрби хезмәт үткән. 2022 елның 28 октябрендә  мобилизация кысаларында Ватаныбыз иминлеге сагына баскан. Егет биргән хәрби антына тугры булып, махсус хәрби операция зонасында батырларча көрәшә. Кызганыч, мотоукчылар батальонының мотоукчылар бүлеге укчысы, отделение командиры Виталий Дмитриевның гомере Угледар шәһәрендә штурм төркеме составында хәрби бурычын үтәгәндә 2024 елның 12 октябрендә өзелә. Хәрби егет яу кырында күрсәткән батырлыгы өчен, һәлак булганнан соң, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. 

Аның батырлыгы йөрәкләрдә мәңге яшәр

Истәлек билгесен ачу тантанасында хәрби комиссариаттан белгеч Виталий Медведев, Виталий Медведев хезмәт куйган “Техно” заводы директоры Андрей Мамонтов, чыгыш ясап, хәрби егетнең ныклыгын, батырлыгын, яшь буынга үрнәк булуын ассызыкладылар. Истәлек тактасын ачу башлангычы белән “Техно” заводы чыккан, район хакимияте бу башлангычны күтәреп алган.

Чарада Виталийның тормыш иптәше Венера Ринатовна, кызы Кира, әтисе Николай абый да катнаштылар. 

- Виталий тормышны яратты, ул аның кадерен белде. Ул һәркемгә ачык, олы йөрәкле,  киң күңелле кеше иде. Кадерле кешебезне югалту ничек кенә авыр булса да, без аның белән бик горурланабыз. Без аңа тыныч күк йөзе өчен бик рәхмәтле, - диде Венера Ринатовна.

Истәлек тактасын ачу тантанасында махсус хәрби операциягә бер көнне мобилизацияләнеп, бергә ике ел хезмәт иткән Евгений Иванов та катнашты. Якын дусты Виталий Дмитриев аның кулында һәлак булган. Виталий турында якты истәлекләр минем күңелемдә гомерем буе сакланачак, ди ул.

автор фотосы
автор фотосы

Бу йортта герой яшәде

Тантанада катнашучылар Виталий Дмитриевны бер минут тынлык белән искә алдылар, Ватанны саклаучыга хөрмәт йөзеннән истәлек тактасы янына чәчәкләр салдылар. 

Хәзер шәһәребезнең Җиңү проспекты 1/06 йорты диварына  урнаштырылган истәлек тактасы һәркемне каршы алып, бу йортта үскән егетнең батырлыгы, безнең тыныч күк йөзебез өчен башын салуы турында искәртеп торачак.  Тормышыбыз ничек кенә үзгәрмәсен, йортның фасадында мемиораль такта мәңгегә калачак. Безнең шәһәрдә яшәүче һәркем монда герой яшәгәнен беләчәк.


Нет комментариев