Куш-Елга авылында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча зур эш башкарыла.
Биредә маскировка челтәрләре дә үрәләр, гуманитар ярдәм җыюда да актив катнашалар.
6 ноябрьдә авыл хатын-кызлары хәрбиләргә тәмле ашлар әзерләү өчен мәчеткә җыелып, 70 йомыркага токмач кисте.
Бүгенге көндә туган яктан читтә булган хәрбиләр токмач ашын аеруча сагыналар. Туган як җылысы кергән ризык аларны сөендерсен, дигән теләктә игелекле йөрәкле апалар. Бердәм булганда, эш тә җиңел бара, ди алар. Теләкләре бер — хәрбиләребез туган якларына исән-сау әйләнеп кайтсын.
- Бергә эшләгәч, тиз инде. Берәүләр баса, икенчеләр киптереп тора, кисүчеләр дә тиз эшли. Ардырмый да. Егетләребез исән-имин генә кайтсын, — ди токмач басарга килүче хатын-кызлар.
Кушъелгалылар шундый вакытта битараф булмыйча, җиңүгә үз өлешләрен кертә.
- Фотолар мәдәният йортыннан.
Нет комментариев