Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне уңаеннан «Миләшкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен юл хәрәкәте иминлеге буенча ачык дәрес узды.
Тәрбиячеләр сабыйларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү өчен чын «кечкенә шәһәр» ясадылар. Уен мәйданчыгында «зебра» пәйда булды, ә юл билгеләре урынына – төрле төстәге йомшак «машиналар».
Балалар зур кызыксыну белән юлны ничек чыгарга, кызыл, яшел утка карарга һәм машина йөртүчеләрне күрмәгәндә нишләргә кирәклеген кабатладылар.
- Мондый гамәли дәрес яшь җәяүлеләргә юлларда бик сак булырга ярдәм итәр дип ышанабыз,- бакча тәрбиячеләре.
- фотолар балалар бакчасыннан
Нет комментариев