Түбән Лоҗының тыл ветеранын 99 яше белән котладылар
Яңалыклар

Түбән Лоҗының тыл ветеранын 99 яше белән котладылар

Түбән Лоҗы авылында гомер кичерүче Миннекамал Низаметдиновага 13 ноябрьдә 99 яшь тулды.

Миннекамал Хәсән кызын туган көне белән  район авыл хуҗалыгы идарәсенең механизация бүлеге  башлыгы Марсель Рәхмәтов, Бигеш авыл җирлеге башлыгы Азат Камилов һәм район мәдәният йортының автоклуб хезмәткәрләре өенә барып котлады.

Үсмерчак һәм авыр сугыш еллары

Миннекамал апа 1927 елның 13 ноябрендә Түбән Лоҗы авылында 11 балалы ишле гаиләдә төпчек бала булып туган. Үз авылында башлангыч, Югары Лоҗы авылында җидееллык мәктәпне тәмамлый. Сугыш башланганда аңа 14 яшь була. Сугыш башланган хәбәрне дә ул басуда утау вакытында ишетә. Бөтен кеше кайгырып еларга тотына, бригадир аларны өйләренә кайтарып җибәрә. 

Сугыш башлангач та Миңнулла белән Хөсәен абыйларын сугышка алалар, икесенә дә туган авылларына кире әйләнеп кайтырга насыйп булмый, хәбәрсез югалды  дигән хәбәрләре генә килә. Иң олы абыйсы Әхмәтшаны бронь белән калдыралар һәм Пермь ягына Краснокамский шәһәренә хәрби заводка эшкә җибәрәләр. Олы яшьтәге әтисе 1943 елның май аенда үлеп китә.

фото автоклубтан
фото автоклубтан

Көзен Миннекамал апа иптәш кызлары белән бергә 9нчы класска Ширәмәт районы Кызыл Чапчак авылына укырга баралар, уку елы тәмамланыр алдыннан,  май аенда язгы ташу вакытында Зәй елгасын атлар йөртә тоган зур көймәдә биш кыз елганың икенче ягына чыкмакчы булалар, ләкин язгы ташу аларны агызып алып китә. Алар күрше Тоба авылына хәтле килеп җитәләр, шунда су эчендә калган талга тотынып көч-хәл белән ярга чыгалар. Алар шушы куркыныч хәлдән соң, укуга бүтән бармыйлар. 

Сугыш вакытында Миннекамал апа авылда төрле эшләрдә эшли, басуда утавын да утый, урагын ура, көлтә дә ташый, ашлыгын да суга ул. Гәүдәгә зур булгач күбрәк ирләр эшен кушалар, печән әзерләгәндә эскерт башында торырга да аны куялар. Яз көне Смеловка пристаненнән орлык семенасын “ухалла арбасы”на икешәр капчык салып, ике кыз тартып кайта торган булалар. 

Сугыш беткән хәбәрне “Яхшы Килдек”  басуында ишетәләр. Алар барысы бергә сөенечтән озак итеп елап утыралар.

фото автоклубтан
фото автоклубтан

Хезмәт еллары

Яшүсмер вакытында берничә ел ат дворында ат караучы булып эшли. Бер елга якын Кабан-Бастрык авылында торф чыгаруда хезмәт куя. Анда да сынатмый, эшен җиренә җиткереп башкара торган була.

1954 елда Камил исемле егеткә кияүгә чыга. Тормышка чыккач та озак еллар фермада сарыклар карый. Аннары үгезләр карарга күчерәләр. Соңыннан авылда төрле эшләрдә эшли. Камил абый белән бергәләп 5 бала тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына чыгаралар. Камил абыйның вафатына да 19 ел үтеп киткән, ул аны бүген дә сагынып искә ала. 

Миннекамал әби үзен котларга килүчеләргә рәхмәтләрен әйтеп, ил-көннәрнең тыныч булуын теләп калды. 


Нет комментариев