Бүген - 15 ноябрьдә илебездә юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Зәй районында һәлакәтләргә юл куймауны искәрткән төрле профилактик чаралар атна буе дәвам итте.
Һәр елны ноябрьнең өченче якшәмбесендә дөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көнен билгеләп үтә. Бу көннәрдә Зәй шәһәренең барлык балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр профилактик чараларга актив кушылды. Мәсәлән, шәһәрнең "Күкчәчәк" балалар бакчасы яшь юл инспекторлары отряды өчен бу көн юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатлау гына түгел, ә иң мөһиме – кеше тормышының кыйммәте турында сөйләү көне булды. Бакчада «Без кагыйдәләр буенча яшәү өчен!» акциясе узды. Анда балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә актив катнашты.
Акция төп көнгә кадәр үк башланды. Тәрбиячеләр балалар белән бергә «Хәтер фәрештәләре» – машина йөртүчеләргә изге теләкләр язылган кәгазь сыннар ясадылар. Һәм аларны шәһәр урамнарына чыгып машина йөртүчеләргә тараттылар, шул рәвешле юлларга имин йөрергә өндәделәр, кагыйдәләрне төгәл үтәргә чакырдылар.
Нет комментариев