212 мендәр һәм 420 челтәр: Югары Пәнәче апалары фронтка ярдәм итүләрен дәвам итәләр
Игелекле гамәл

212 мендәр һәм 420 челтәр: Югары Пәнәче апалары фронтка ярдәм итүләрен дәвам итәләр

Югары Пәнәче авылында мөһим эш дәвам итә: авыл хатын-кызлары Ватаныбыз иминлеген саклаучы хәрбиләр өчен маскировка челтәрләре дә үрәләр, мендәрләр дә тегәләр. Шулай ук бу игелекле йөрәкле апалар сугышчыларга хатлар да язалар.

Алар бу эшләрне авыл мәдәният йортында башкаралар. Авыл халкы шулай ук хәрби зонага җибәрү өчен токмач та кисә һәм сугышчылар өчен гуманитар ярдәм дә җыя. 

Бу көннәрдә алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрү өчен 420нче маскировка челтәрен үреп бетерде һәм 212 мендәр текте.

Мендәрләргә фронтта, маскировка челтәрләре кебек үк, ихтыяҗ зур, чөнки алар күп урын алмыйлар, аларны күчерү уңайлы, ә кирәк булса окопта яки блиндажда ятып ял итәргә дә мөмкин. 

 “Безнең уртак бурычыбыз - махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез өчен ышанычлы тыл булу һәм аларның өйләренә исән-сау кайтулары өчен барысын да эшләү”, - ди волонтер апалар.

  • Фотолар мәдәният йортыннан.

Нет комментариев