Зәйнең «Каенкай» балалар бакчасында сәламәтләндерү чарасы узды
Яңалыклар

Зәйнең «Каенкай» балалар бакчасында сәламәтләндерү чарасы узды

13 ноябрьдә «Каенкай» балалар бакчасында «Яблонька» төркемендә «Сәламәт булу — бу стильно» дигән сәламәтләндерү чарасы булды.

Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре балаларга сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеге, файдалы гадәтләр һәм үз сәламәтлегеңә сакчыл караш турында танып белү лекциясе үткәрделәр. Балалар кызыксынып тыңладылар, сорауларга актив җавап бирделәр һәм үз мисалларын китерделәр.

Аннары практик өлеш: күңелле гимнастика, сулыш күнегүләре һәм туп белән уйнау булды. Балалар тупны түгәрәк буенча тапшырдылар һәм файдалы продуктларны атадылар. Чара азагында һәр балага актив катнашкан өчен медаль тапшырылды.


Нет комментариев