Зәйдә өлкәннәр бөек шагыйрь Муса Җәлил иҗаты турында сөйләштеләр
Яңалыклар

Зәйдә өлкәннәр бөек шагыйрь Муса Җәлил иҗаты турында сөйләштеләр

12 ноябрьдә Социаль фондның Зәйдәге клиентлар хезмәте каршында эшләүче өлкән буын аралашу үзәгендә күренекле татар шагыйре һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә багышланган истәлек кичәсе узды.

Кичәне оештыручы һәм алып баручы булып җирле шагыйрә Надежда Чепурная чыгыш ясады, ул җыелганнарга шагыйрьнең катлаулы язмышы һәм үлемсез батырлыгы турында сөйләп кенә калмады, бәлки аның тирән эчтәлекле шигырь юлларын да укыды. Чара кунаклары да читтә калмады: «Моабит дәфтәреннән» танылган шигырьләр, шагыйрь тормышы турында истәлекләр һәм аның иҗатының хәзерге буын өчен әһәмияте турында уйланулар яңгырады.

Очрашу азагында чәй өстәле артында катнашучылар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар, ишеткәннәре турында фикер алыштылар. Мондый очрашулар тарихи хәтерне саклап кына калмыйча, өлкән буын кешеләрен берләштерә, аларга җылылык һәм игътибар бирә.

  • фотолар соициаль фондтан

Нет комментариев