Зәй китапханәсендә  рус язучысы Федор  Достоевский тууына 205 ел тулуны искә алдылар
Мәдәният һәм сәнгать

Зәй китапханәсендә рус язучысы Федор Достоевский тууына 205 ел тулуны искә алдылар

11 ноябрьдә Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә 3нче мәктәпнең 10-11 сыйныф укучылары өчен Федор Михайлович Достоевскийның юбилеена багышланган «Рус прозасының даһие» дигән әдәби сәгать үткәрелде.

“Достоевский - бөек язучы, аның әсәрләре рус һәм дөнья әдәбиятына зур йогынты ясаган. Алар бөтен дөнья буенча мәктәпләрдә һәм университетларда өйрәнелә. Рус әдәбияты турында якынча гына булса да күзаллаулары булган теләсә кайсы европалыдан яки америкалыдан безнең язучыларның кайсысы милли рухны чагылдыручы икәнен сорагыз һәм алар, һичшиксез, йөз ел инде чит илләрдә иң күп укыла торган рус авторлары арасында Лев Толстой һәм Антон Чехов белән беррәттән Федор  Достоевскийны атарлар. Достоевский нечкә психолог һәм фәлсәфәче буларак билгеле, аның әсәрләре мәңгелек темаларга: яшәү мәгънәсе, иман, ирек, кеше табигатенә  кагыла”, - дип сөйләде китапханәче Зөлфия Гыйльманова.

Әдәби сәгатьтә Достоевскийның төп әсәрләре, аның балачагы һәм яшьлеге, каторга еллары һәм шәхси тормышы турында фикер алыштылар. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, китапханәчеләр Федор Михайловичка багышланган шигырьләр укыдылар. 

Язучының биографиясе бик күп авторларны мәкаләләр, китаплар һәм фильмнар иҗат итәргә рухландырган кызыклы вакыйгаларга бай. Достоевский үзе: "Кеше-сер ул. Аны чишәргә кирәк, һәм әгәр аны гомер буе чишсәң, вакыт әрәм булды дип әйтмә. Мин бу сер белән шөгыльләнәм, чөнки кеше буласым килә", дип язып калдырган.

Чара Достоевскийның тормышы һәм иҗаты турында видеороликлар, шулай ук «Преступление и наказание» һәм «Идиот» фильмнарыннан фрагментлар күрсәтү белән үрелеп барды.


Нет комментариев