Гомер бәйрәмегез котлы булсын!
Котлыйбыз!

Гомер бәйрәмегез котлы булсын!

Югары Шепкә авылында туып, шунда гомер итүче кадерле кешебез Галимҗан Шакир улы Бәдретдиновка бүген – 15 ноябрьдә 80 яшь тула.

Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, шат күңелле кадерле әтиебез, сине чын күңелдән  олы юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа алдагы көннәреңдә дә куанычлы, мул тормышлар, сәламәтлек телибез. Ходай биргән гомереңне кайгы-хәсрәтсез, шатлык-сөенечләр белән яшәргә язсын. Әле тагын күп еллар әни белән туган нигезебезнең нурын, яктысын, җылысын саклап,  безне сөенеп каршы алып, озатып калсагыз иде. 

Синең барлыгыңны тоеп яшәү

Бу дөньяда, әти, бик рәхәт.

Без бәхетле җирдә син булганга,

Барысы өчен сиңа зур рәхмәт!

Син булганга безнең тормыш матур,

Син бит безгә олы терәк.

Озак яшә, берүк исән бул, 

Син бит безгә, әти, бик кирәк!

Изге теләкләр белән балаларың,  кияү-киленнәрең, оныкларың.


Нет комментариев