Зәйдә матур аралашырга өйрәнделәр
Яңалыклар

Зәйдә матур аралашырга өйрәнделәр

14 октябрьдә Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре «Бер-береңне ничек аңларга өйрәнергә?» дигән темага диспут үткәрделәр.

Чара 4нче мәктәпнең 8 «Б» сыйныфы укучылары өчен «Кеше. Канун. Чынбарлык» клубы эшчәнлеге кысаларында узды.

- Аралашу культурасы - мәктәптә дә, җәмгыятьтә дә иң актуаль проблемаларның берсе. Диспут барышында укучылар әлеге тема белән кызыксындылар. Алар үз фикерләре белән актив уртаклаштылар, сорауларга чын күңелдән җавап бирделәр һәм «Узнай меня», «Аралашуда нәрсә комачаулый һәм нәрсә ярдәм итә», «Без ничек тыңлыйбыз» кебек интерактив уеннарда катнаштылар, - ди чараны оештыручы баш китапханәче Зөлфия Гыйльманова.

Диспут югары эмоциональ дәрәҗәдә узды, катнашучыларда уңай тәэсирләр калдырды.


Нет комментариев