Олы Батрастан кашык ясау остасы Николай Мельников бабасы эшен дәвам итә
Авыл һәм кеше

Олы Батрастан кашык ясау остасы Николай Мельников бабасы эшен дәвам итә

Олы Батрас авылында рус халкының гореф-гадәтләрен саклап, ата-бабаларының мирасын арттыручы бер кеше яши. Николай Мельников – агачтан кашыклар ясау остасы.

Бүген, агач кашык музей экспонаты була барган заманда, ул бу һөнәрне дәвам итүчеләрнең берсе булып кала. Ул үткәнне хәзерге белән бәйли.

Дөрес юнәлеш биргән төш

Николай Петрович кашык ясау һөнәренә 45 яшьтән соң,  Чаллы шәһәреннән Олы Батраска күченеп кайткач керешә. Аның бабасы Александр кашык ясаучы оста булган. Авыр заманнарда ул гаиләсен туендыру өчен кашыкларын сатарга Әлмәт районының Елхово авылына җәяү кадәр йөргән.

– Бабамнан калган кашыкларны карап, мин дә бу эшкә алынырга булдым. Балачакта мин аның ничек эшләвен күзәтә идем, әбиемә кашыкларны лак белән буярга булыша идем. Ә авылга яшәргә кайткач,  берәр нәрсә белән шөгыльләнәсем килде,  бабамның инструментларын алып, кашыклар ясап карарга булдым, - дип искә ала Николай Петрович бу шөгыльгә кереп китүен.

Беренче кашыклар бик үк камил килеп чыкмый. Ә аннары Николай Мельниковның белән бер могҗизалы хәл була.

-Шулай беркөнне төш күрдем. Төшемдә бабам килеп, син кашыкларны дөрес ясамыйсың, менә болай ясарга кирәк дип өйрәтте. Иртән уянып, остаханәмә чыктым, кашыкларны бабам күрсәткәнчә ясадым. Һәм килеп чыкты! – дип сөйли ул.

Ирина Смирнова фотосы
Ирина Смирнова фотосы

Кулларында могҗиза туа

Николай Петрович материал сайлауга җитди карый. Кашык ясарга бары тик каен, кайвакыт  өрәңге агачы бара.

– Юкәдән яхшы кашык ясап булмый – аны камил чистартып һәм шомартып булмый. Иң яхшы материал – каен, ул яхшы киселә. Моннан тыш, кашык матур чыксын өчен шоп-шома агач табарга кирәк, - дип аңлата оста.

Без инде әзер, шома, лакланган агач кашыкны күрергә күнеккәнбез. Ләкин гади агач кисәге агач кашыкка әйләнгәнче нинди юл узуы турында бик азыбыз гына уйланадыр.

Яхшы агач – инде ярты уңыш. Башта оста аны кулына ала, карый, уйлана. Аннары аны дүрт кисәккә бүлә.

– Бер агач кисәгеннән дүрт аш кашыгы чыга, ә калган кисәкләрдән кечкенә чәй кашыклары ясала, – дип сөйли оста.

Аннары катлаулы эш башлана. Николай Петрович агачны катлам-катлам ала башлый. Башта ул кашыкның эченнән артыгын ала, аннары – тышкы ягыннан, әкренләп борыска кирәкле форма бирә. Аның кораллары иске, бабасыннан калган, ләкин аның кулларында алар шул ук могҗизаларны тудыра. Аның хәрәкәтләре ышанычлы һәм төгәл – аларда еллар буе камилләшкән осталык сизелә. Кашыкның чикләре күренгәч, ул шомартуга керешә.

Шомарту – шулай ук мөһим этап. Кашык тигез булсын өчен сабырлык кирәк. Мастер өслеген ефәк кебек булганчы шомарта, бер генә кытыршылык та калырга тиеш түгел. Бер кашыкны ясауга 20-30 минут вакыт китә.

- Әгәр кәефем бар икән, мин төне буе иртәнгә кадәр  кашык ясап утыра алам. Ашыкмыйча, рәхәтләнеп эшлим, - ди Николай Петрович.

Останың даны  еракларга таралган. Заказлар Зәй һәм Әлмәттән килә. Ул инде берничә тапкыр район фестивальләрендә һәм осталар конкурсларында катнашып, лаеклы бүләкләнде.

Ирина Смирнова фотосы, Николай Мельников тормыш иптәше белән
Ирина Смирнова фотосы, Николай Мельников тормыш иптәше белән 

Кашыклар гына түгел: гаилә, храм, изге эш

Кашыкларны бизәүдә аңа хатыны Анна Дмитриевна ярдәм итә. Ул аларны бизәкләр белән бизи һәм махсус лак белән каплый. Кайвакыт Зәйдә кирәкле лакны табу кыен, шуңа күрә башка шәһәрләрдән китерергә заказ бирергә туры килә.

Мельниковлар бергә  дус-тату үрнәк гаилә булып 33 ел  яшиләр. Алар дүрт бала үстергән. Кәҗә, тавык, каз асрыйлар, умартачылык белән шөгыльләнәләр. Шул ук вакытта Олы Батрастагы Архангел Михаил храмын торгызуда да ярдәм итәргә өлгерәләр.  Николай Петрович чиркәүне төзекләндерүнең беренче көннәреннән үк теләсә нинди эштә төп ярдәмчеләрнең берсе булып тора. Өстәвенә өендә  храм өчен шәмнәр ясый, ә Анна Дмитриевна трапезнаяда чиркәүдә хезмәт куючыларны тәмле ашлары белән сыйлый. 

Ирина Смирнова фотолары.


Нет комментариев