Зәй районында республикакүләмендә гамәлгә ашырылучы урам-юл челтәрен яңарту программасы кысаларында юлларны төзекләндерү эшләре дәвам итә
Бүгенге көндә Югары Баграж авылында Октябрь һәм Совет урамнары юлларына республика программасы буенча асфальт салына. Бу эшләр 1200 метрда башкарылачак.
Сарсаз-Багражда Оренбург урамына вак таш җәелә. Бу эш шулай ук 1 Май, Тукай, Вахитов урамнарында дәвам итәчәк. Аннан бу урам юлларына асфальт түшәләчәк. Ә 1 Май урамының аерым бер өлешенә үзара салым программасы буенча асфальт крошкасы җәелеп, ул грейдер белән тигезләнәчәк.
Төзек юллар – ул бары тик асфальт кына түгел. Алар авыл халкы өчен уңайлык, хәвефсез хәрәкәт, авылларның киләчәгенә ышаныч та. Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев әйтүенчә, авылларда төзекләндерү эшләре елдан-ел киңәя.
– «Авылда асфальт салу теләсә нинди һава торышында юлларны уңайлы һәм куркынычсыз итә - халык иркен йөри ала, ә махсус транспорт кирәкле урыннарга тиз барып җитә ала. Ул торак пунктта тормыш сыйфатын сизелерлек арттыра һәм җирле инфраструктураны үстерергә ярдәм итә», - ди Павел Николаевич.
Нет комментариев