Баграж җирлегеннән республика электрон Мактау тактасына өч кеше кертелде
Яңалыклар

Баграж җирлегеннән республика электрон Мактау тактасына өч кеше кертелде

Багражда үткән халык җыенында аларга таныклыклар тапшырылды

фото авыл җирлегеннән, Багражның электрон Мактау тактасында урын алган кешеләре
фото авыл җирлегеннән, Багражның электрон Мактау тактасында урын алган кешеләре

Халык җыены: район җитәкчелеге белән очрашу һәм нәтиҗәләрне барлау

Район авыл җирлекләрендә халык җыеннары бара. Халык белән очрашуның әлеге форматы кысаларында район җитәкчелеге территорияләрнең социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштыра, борчыган проблемалар уртага салып сөйләшенелә. 19 августта Баграж авыл җирлегендә халык җыены үтте.

Җыенда район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район Советы һәм башкарма комитет бүлек җитәкчеләре, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятие башлыклары катнашты.

Петр Сергеевич 2026 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм алга таба билгеләнгән бурычлар белән таныштырды. Җирлек башлыгы Павел Минеев 2026 елның алты ае эшчәнлекләре буенча хисап тотты. Җыенда җирле халыкны борчыган проблемалар күтәрелде, сорауларга җавап бирелде.

Махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итү буенча җирлектә зур эш башкарыла. Бу игелекле эштә өлеш кертүче һәркемгә рәхмәтле җирлек башлыгы. Ялга кайткан егетләрне авыл халкы белән җыелышып, матур итеп каршы алалар һәм аларга изге теләкләр теләп бергә тагын озатып калалар. Мәктәптә Радий Харитонов җитәкчелегендә укучылар окоп шәмнәре ясыйлар. Җирелктәге өч авылда да маскировка челтәрләре үрәләр.

фото авыл җирлегеннән, халык җыены барышы
фото авыл җирлегеннән, халык җыены барышы

Республика Мактау тактасы: Баграждан өч үрнәк хезмәткәр

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов фәрманы буенча республикада быел электрон Мактау тактасы булдырылды. Анда үз хезмәтендә югары нәтиҗәләргә ирешкән, һөнәри осталыгы һәм эшенә тугрылыгы белән башкаларга үрнәк булган алдынгы хезмәткәрләр турында мәгълүмат урнаштырыла. Электрон Мактау тактасына керүчеләр арасында Баграж җирлегеннән дә тырыш намуслы хезмәтләре белән танылган затлар бар.

Алар – Сарсаз-Баграж төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Чернова, “Восток” агрофирмасы хезмәткәрләре Альберт Халиков һәм Иван Чернов. Аларга җыенда Татарстан Республикасы электрон Мактау тактасы таныклыгы тапшырылды.


Нет комментариев