14 октябрьдә Олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге Зәйнең олимпия резервы спорт мәктәбе традицион массакүләм чара — «Алтын көз -2026» кроссы үткәрде.
Ярышлар спортның дуслык һәм сәламәт көндәшлек атмосферасы тудырып, төрле яшьтәге һәм әзерлек дәрәҗәсендәге кешеләрне берләштерүенең ачык мисалы булды.
Быел кросс аеруча киң колач белән аерылып торды: анда спорт секцияләрендә тәрбияләнүче яшьләр генә түгел, Зәй шәһәренең профессиональ спортчылары да катнашты.
Иң башта стартка казанышлары төбәкнең спорт җәмәгатьчелегенә яхшы билгеле булган спортчылар чыкты. Катнашучылар арасында җиңел атлетика буенча Бөтенроссия ярышлары призерлары Гөлназ Тихонова һәм чаңгы ярышлары буенча Россиянең спорт мастеры Михаил Комендантов бар иде. Аларның катнашуы чарага үзенчәлекле статус бирде һәм яшь спортчылар өчен бик яхшы үрнәк булды, спорт югарылыгына юлның гади, әмма даими күнегүләрдән һәм йөгерүгә мәхәббәттән башлануын күрсәтте.
Кросста шулай ук шәһәрнең башка спортчылары, йөгерергә яратучылар һәм актив тормыш рәвешен сакларга омтылучы зәйлеләр дә катнашты.
Чара шәһәрдә сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга һәм массакүләм спортны үстерүгә ярдәм итә торган җылы атмосферада узды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча ветераннар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:
Ир-егетләрдән:
1 урын - Имамиев Раил;
2 урын - Гущин Анатолий;
3 урын - Федоткин Александр;
хатын-кызлардан:
1 урын - Тихонова Гөлназ;
2 урын - Изосимова Юлиана;
3 урын - Гыйльманова Фәния.
2007-2010 елгы малайлардан:
1 урын - Комендантов Максим;
2 урын - Бәшәров Данияр;
3 урын - Имамиев Марк;
Кызлардан:
1 урын - Тихонова Азалия.
2011-2012 елгы малайлардан
1 урын – Храмов Максим;
2 урын - Рамазанов Алмаз;
3 урын - Латыйфуллин Данил;
Кызлардан:
1 урын - Гыйбадуллина Амалия;
2 урын - Норкина София;
3 урын - Семенова Эвелина.
2013-2014 елгы малайлардан:
1 урын - Табашников Марк;
2 урын - Шакирҗанов Данис;
3 урын - Юнисов Ярослав;
Кызлардан:
1 урын - Яранцева Елизавета;
2 урын - Степанова Арина;
3 урын - Шестакова Анастасия.
2015-2016 елгы малайлардан:
1 урын - Антонов Артем;
2 урын - Уразайкин Михаил;
3 урын - Козенков Артем;
Кызлардан:
1 урын - Минһаҗетдинова Алина;
2 урын - Вяхирева Ксения;
3 урын - Андреева Александра.
2017 елгы малайлардан:
1 урын - Шәмсетдинов Әмир;
2 урын - Ризатдинов Рамил;
3 урын - Хәмидуллин Тимур;
Кызлардан:
1 урын - Саенко Виктория;
2 урын - Яковлева Агния;
3 урын - Гордеева Ксения.
2018 елгы малайлардан:
1 урын - Гордеев Артем;
2 урын - Сандимиров Роман;
3 урын - Шиһапов Айнур;
Кызлардан:
1 урын - Селезнева Аксинья;
2 урын - Федоткина Таисия;
3 урын - Киселева Варвара.
Нет комментариев